ЧЕРНАЯ СВИНКА
1.
Яйцо на дне белоснежной посудины как бы ждёт поворота.
Тишина наполняет разбег этих бедных оттенков.
Я напрягаю всю свою незаметность будущего охотника:
на чёрную свинку идёт охота.
Чёрная свинка – умалишенка.
Острая морда типичного чёрного зонтика.
2.
Утренний свет отжимается от половиц крестиками пылинок.
Завтрак закончен, и я запираюсь на ключ в облаке напряжённой свободы.
Цель соблазнительна так, будто я оседлал воздушную яму.
Как взгляд следящего за рулеткой, быстрое рыльце у чёрных свинок.
Богини пещер и погашенных фар – той же породы.
Тихо она семенит, словно капелька крови, чернея, ползёт по блестящему хрому.
3.
Чёрная свинка – пуп слепоты в воздухе хвастовства, расшитом павлинами.
Луну в квадратуре с Ураном она презирает, зато
запросто ходит с Солнцем в одном тригоне.
Пропускай её всюду – она хочет ловиться!
Вы должны оказаться к друг другу спинами.
Во время такой погони время может остановиться.
4.
Я её ставил бы выше днепровских круч.
Я бы её выгуливал только в красных гвоздиках.
Её полюбил бы чуткий Эмиль Золя.
Цирцея моей одиссеи, чур меня, чур!
Её приветствуют армии стран полудиких,
где я живу без календаря.
КАРА ДУҢГЫЗКАЙ
1.
Кардай ак тәлинкә төбендә күкәй борылышны көткән кебек.
Тулы тынлык белән бу чырайсыз төсмерләр.
Мин – бер киләчәк аучы – күренмәслегемне үстерәм:
кара дуңгызга ау бара.
Кара дуңгызкай – диванакай.
Очлы борыны гади кара кулчатырга охшаган.
2.
Иртәңге яктылык идән тактасыннан тузан булып күтәрелә.
Ашым тәмам, һәм мин киеренке ирек болытына бикләнәм.
Вәсвәсәле максатым һава чокырын иярләгән кебек.
Уен күзәтүче карашы сыман кара дуңгызларның тиз танаусы.
Мәгарә һәм сүндерелгән ут алиһәләре – шул ук нәселдән.
Нәкъ кан тамчысы, әкрен генә атлап ул бара, ялт-йолт иткән тимердән ага, каралып.
3.
Кара дуңгызкай – мактанчыклык һавасында сукырлык үзәге, чигелгән тависның канаты арада.
Квадратурадагы Айга кушылган Уранны исәпкә дә алмый, әмма
Кояш белән бер тригонда тәкәллефсез йөри.
Җибәр аны бар якларга – эләгәсе килә аның!
Сез очрашырга тиешсез аркага-арка.
Шундый куышта туктап кала ала вакыт.
4.
Мин аны Днепр ярларыннан да биеккәрәк куяр идем.
Йөртер идем бары тик кызыл канәферләрдә.
Сизгер Эмиль Золя калмас иде аны сөймичә.
Одиссеямның Цирсеясе, тәүбә-тәүбә!
Сәламлиләр аны вәхши илләр гаскәрләре,
анда яшим, көннәр тәртибен дә белмичә.